Азнакайда Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак!
Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбарәк булсын. Мөхәррам аеның 24нче көнендә, ягъни 19 нчы июльдә Азнакай шәһәренең “Тау” яшьләр үзәгендә ир-атлар арасында Коръәнне яттан уку буенча Россиякүләм ачык бәйге үтәчәк. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырыла.
Бәйге өч номинация буенча узачак: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан яттан белү; “Һәфтияк Шәриф” китабын яттан белү). Бәйгедә Россия гражданы булган төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала. Жюри катнашучыларны Коръәнне яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләячәк. Татар мәкаме белән Коръән укучыларга өстәмә баллар язылачак. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр каралган. Моннан тыш, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 2025нче елның 9нчы июленә кадәр aznislam@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин.
Добавить комментарий