Бәйрәм атнасында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән
1-7 гыйнвар көннәрендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Табиблар җәмәгать урыннарына 1130 тапкыр барган.Иң күп чакыру (7794) төрле авырулар уңаеннан килгән. Табибл...
Иң күп чакыру (7794) төрле авырулар уңаеннан килгән. Табибларны миокард инфаркы вакытында – 51, баш миендә кан әйләнеше бозылу очрагында 190 мәртәбә чакырганнар. Тулгагы кузгалган хатыннар янына табиблар 111 тапкыр килгән.
Бәхетсезлек очраклары булган урынга ашыгыч ярдәм табиблары 1145 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте булган урыннардан 26 чакыру килгән, аларда 31 кеше зыян күргән, 17се дәвалау учреждениеләренә китерелгән.
Янгын уңаеннан 17 чакыру килгән, аларда 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән.
«Татар-информ»
Добавить комментарий