“Бакча сезонын февраль башында ук ачам”
Танылган журналист (шул исәптән “Татарстан” журналында да хезмәт куйды),укытучы Хәмидә Гарипованы бүген бакчачы буларак та беләбез. Коры Елга ягындагы бакчачылык ширкәтендә җиде сутый җирдә матур гына өйләрендә җәй буе яши.
Бу хакта ул шундый тәмләп, яратып сөйли: -Бакчабыз урман янында гына. Мондагы рәхәтлек... Бакча сезонын февраль башында ук ачабыз: баклажан, борыч,берничә төрле чәчәк утыртам. Март башыннан бакчага йөри башлыйбыз: башта ике теплицага кар тутырабыз. Аннары март азагында бер теплица тутырып редиска,яшел тәмләткечләр,шулай ук кәбестә, чәчәк орлыклары да чәчәм. Быел кызыксынып теплицага иртә өлгерә торган помидор орлыгы чәчтем, ул да үсеп җитте. Икенче теплицага кыяк өчен дип вак суган утырттым. Аны сатып ел саен ун-унбиш мең сум акча эшләп алам.Шулай ук мең данә помидор үсентесе үстерәм, үзебезгә аның йөз төбе дә җитә, артыгын сатам. Быел кырык сигез төрле сорт үстердем, барысын да урнаштырдым. Дуслар, ә сезнең бакчада ниләр үсә?
Добавить комментарий