Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда "Бакчачы көне" махсус бәйрәме барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгел...


Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты тәкъдим ителде.
Проект нигезендә, "Бакчачы көне" бәйрәмен ел да сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Валерий Власов аның кайбер төбәкләрдә августның соңгы атнасында, каядыр май ае башында билгеләп үтелгәнен әйтте.
Депутат Валерий Власов бакчачылыкның республикада массакүләм социаль күренеш булуын искәртте. "Татарстанда 1 меңнән артык бакчачылык берләшмәсе исәпләнә. 1 млн га якын кеше үзен бакчачы дип саный. Россия Дәүләт статистикасы комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 540 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда яшәүчеләр шулай ук бакча тота", - диде ул.
Власов 2017 елдан республикада бакчачылык ширкәтләренең инфраструктур үсеше программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Ә 2018 елдан эчке инженер инфраструктура объектларын төзекләндерү белән бйле чыгымнарны каплау өчен ТР бюджетыннан субсидия бирү (кушылып финанслау принцибында) программасы үз көченә керде.
Комитет утвршында катнашучылар Дәүләт Советы Карар проектын хуплады. Бу мәсьәлә парламентның июль сессиясе көн тәртибенә кертеләчәк.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: