“Бал кортлары” гел хезмәттә!
Азнакай районының Тымытык авылында “Бал кортлары” волонтерлар оешмасы бар. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр алар мәдәният йортына килә һәм дүрт сәгать дәвамында ни генә эшләмиләр!
-Бер-бер артлы егетләребез мобилизацияләнә башлагач, аларга ярдәм булсын дип, бармаклы бияләйләр бәйли башладык,- диде Люция Шайгарданова. – Аннан соң йон оекбашлар бәйләүгә күчтек. Авылдашлар җеп алу өчен акча бирә башладылар, үзебездән дә куштык. Ул арада Азнакайда махсус бер төркем оешты, алар күпләп җеп алып кайтып, безгә дә тараттылар. Шуннан солдатларга маскировка киеме тегеп карарга булдык. Нәтиҗәдә, бер дигән костюмнар килеп чыкты. Эскизын үзебез эшләдек, бу фәкать без уйлап тапкан кием.
“Бал кортлары” волонтерлары арасында профессиональ тегүчеләр шактый. (Тымытыкта атаклы тегү цехы булган, апаларның күбесе шунда хезмәт куйган). Нәтиҗәдә, волонтерлар төркеме солдатлар өчен эчке киемнәр, күлмәк-чалбарлар, тагын башка кирәк-яраклар тегә башлый. Бүген алар хәрби ялга кайткан авылдашларына да, МХО зонасына гуманитар ярдәм белән баручылар артыннан күпләп кием-салым, үрелгән челтәрләр җибәрә.
Добавить комментарий