Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Балалар – аулак өйдә?

Совет районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 186нчы катнаш төрдәге балалар бакчасында чын аулак өй узды!

Балалар ике төркемгә бүленеп үзара көч сынашты. Башта пазллар төзеделәр һәм килеп чыккан рәсемнең әкиятен сөйләделәр. Аннан балалар татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшереп йолалар күрсәтте. Соңыннан “Йөзек салыш” уенын уйнадылар. Апрель – Тукай ае, шуның өчен дә балалар яраткан шагыйрь абыйларының иҗатына багышланган сорауларга җавап бирде. Чарада малай-кызлар иҗади номерлар да күрсәтте. Озакламый 186нчы балалар бакчасына йөргән нәниләр “Аулак өй - көрәш” төбәкара бәйгесенең киләсе турына барачак. Анда инде алар үзләре кебек татарча белгән малай-кызлар белән ярышачак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера