Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Балалар фэнтэзи укый. Татар әдәбиятында бу жанрда язучы юк – Йолдыз Миңнуллина

"Яңа татар прозасы" бәйгесе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә татар яшьләр әдәбияты турында сүз барды.“Калеб” татар яшьләренең “Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләрнең кумиры Йолдыз Миңнулл...

"Яңа татар прозасы" бәйгесе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә татар яшьләр әдәбияты турында сүз барды.


“Яшьләрнең язуларында аларның Зифа Кадыйрованы укулары сизелә – андый яшьләр дә бар. Нәбирә Гыйматдинованы, Марат Кәбировны, Галимҗан Гыйльмановны укыйлар”, - дип санап китте яшьләр иҗаты белән “Ялкын”ның баш мөхәррире вакытта ук актив танышып барган Йолдыз Миңнуллина. Әмма бу күпчелек түгел.
Ул бүгенге яшьләрнең, бигрәк тә үсмерләрнең, русча фэнтэзи укуларын билгеләп узды. “Без Рүзәл Мөхәммәтшин белән мәктәпкә очрашуга баргач, балалар үзләре әсәрләр язып, дәфтәрләрне берләштереп китаплар ясаганнарын күрдек. Класс моны бер-берсеннән кулдан-кулга йөртеп ябырылып укый. Бу балалар шул дөньяда яшиләр. Кызык әсәрләр алар. Без “Ни өчен татарча язмыйсыз?” дип сорыйбыз. Алар: “Без андый әйберне русча укыйбыз”, диләр. Фэнтези өлкәсендә эшләү өчен бер кумир урыны буш тора”, - диде Йолдыз.
Исегезгә төшерәбез, “Яңа татар прозасы” бәйгесе "Калеб" иҗади яшьләр берләшмәсе тарафыннан, "Ялкын" журналы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында оештырыла. Бәйгедә катнашучылар апрель башында Казанга килеп, остазлары – Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән һәм Илдар Әбүзаровлар белән очрашып, алардан мастер-класслар алачаклар, дәресләр ай буена – хикәя язылып беткәнче онлайн дәвам итәчәк. 29 апрель – әсәрләрне уку көне.
Май аенда иң яхшы хикәя авторына 1000 евро тапшырылачак. Иганәче – Tampere Islam Mahallesi
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: