Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек күбрәк авырый башлаган

Татарстанда быел, узган елга караганда, балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек ешрак авырый башлаган.Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу ха...

Татарстанда быел, узган елга караганда, балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек ешрак авырый башлаган.
Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. «Балалар элегрәк вирусны симптомсыз кичерсә, хәзер клиник билгеләре күренә», — диде.
Гаилә әгъзаларының бер-берсенә йоктыру очраклары 76 процент тәшкил итә. Ә эш урынында коронавирус йоктыру 46 процентка кимегән.
Марина Патяшина 2021 елда коронавирусның 29 418 очрагы теркәлгәнен әйтте, «Дельта» һинд штаммы 88 процент очракта ачыкланган. Иң киеренке чор ноябрь булганын искәртте — 7282 очрак ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2020 елда 13284 коронавирус очрагы теркәлгән булган.
Чикләү чаралары нәтиҗәсендә, декабрьдә авыру күрсәткечләре ике тапкыр кимегән, шулай да Марина Патяшина, «Омикрон» штаммы чыгу белән бәйле рәвештә, уяу булырга киңәш итте. Әлегә Татарстанда «Омикрон» штаммы теркәлмәгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-12-2021/balalar-koronavirus-bel-n-ch-tapkyrga-diyarlek-k-br-k-avyryy-bashlagan-5846293

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: