Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Балалар өчен Яңа ел бәйрәме!

Балалар өчен Яңа ел бәйрәме!

Хәерле көн, дуслар. Ничек кәефләр? Кар-бураннар күмеп китмәдеме? Ай-яй, туктаусыз яуды, Яңа елга күкләрнең бүләге булды ахры...

05 гыйнвар 2026

Тукай районының Яңа Бүләк авылында кардан куркып тормаганнар - балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" исемле зур бәйрәм оештырганнар.
-30 нчы декабрьдә бөтен кеше өчен Яңа ел бәйрәме уздырдык, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова. — Шундый күңелле узды, зал тулы халык иде. Ә аннан соң инде балаларны аерым җыйдык. Ел саен шулай эшлибез. Авылга кунакка кайткан балалар да килә. Мәдәният йорты янәшәсендәге кибет хуҗасы бүләккә дип тәм-томнар бирде, сөенде инде балалар. Әти-әниләре дә килгән иде, алар белән бергәләшеп чыршы тирәсендә җырлаштык. Мондый чаралар бик кирәк, алга таба да традиция дәвам итәр дип ышанам.
Дуслар, ә сезнең яллар ничек уза? Фото-видеолар көтеп калабыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера