Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Балалар хезмәт тәрбиясе белән үсә!

Балалар хезмәт тәрбиясе белән үсә!

Хәерле көн, дуслар. Билгеле булганча, 1 апрельдән 31 майга кадәр республика буенча төзекләндерү, чистарту икеайлыгы бара. Ә бу шимбә, 26 апрель көнне Казанда, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә гомумшәһәр өмәсе узачак.

24 апреля 2025

Балык Бистәсе Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасында әнә бүгеннән үк өмәгә чыкканнар. Тәрбияче апаларына балалар да ярдәм иткән.

-Балаларның күңелен күрер өчен барысын да эшлибез,- диде бакчаның “Ак чәчәк” уртанчылар төркеме тәрбиячесе Мәүлия Галиуллина. – Дөресен генә әйткәндә, өйгә йокларга гына кайтабыз. Һәр бәйрәмгә бакчаны бизибез, яз җиткәндә исә тәрәзә төбе чәчәк үсентеләре белән тула. Кыярга кадәр үстерәбез. Шул рәвешле балаларыбызны хезмәт сөяргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез. Иртә яздан бакчабыз чәчәккә күмелә. Көзгә кадәр шулай утыра. Матур булгач үзебезгә, ата-аналарга да күңелле. Балалар турында әйтәсе дә юк!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера