Балтач районында Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды теркәләчәк
2022 нче елгы ZoorZoom Бәлеш Party Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды белән тарихка кереп калачак. Моңарчы 20 килолы бәлеш 2018 нче елда Башкортстанда пешерелгән булган. Балтачта махсус мичтә 50 кил...
Оештыручылар сүзләренчә, 50 килограммлы милли ризыкны пешерү өчен зур мич кирәк булачак. «Чарада өч төп мәйданчык тәкъдим ителәчәк: гастрономия, күргәзмә һәм күңел ачу. Бәйрәм һәм гастрономия мәйданчыгының символы – 1 метр диаметрлы һәм 50 килолы бәлеш. Яшьләр көнендә үсеп килүче буынга милли йөзебезне, рухиятыбызны һәм гореф-гадәтләрне заманча “эчлек” белән тапшырасы килә», - диде Балтач Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Добавить комментарий