Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган

Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган. Бу турыда Балтач районы администрациясендә хәбәр иттеләр.Бүген көндез «Дулкын» бассейныннан Балтач Үзәк район...

Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган. Бу турыда Балтач районы администрациясендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез «Дулкын» бассейныннан Балтач Үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында 8-12 яшьлек сигез бала һәм ике олы кеше китерелгән. Пациентларның барысы да күңел болгану, баш әйләнү һәм авыз кибүеннән зарланган.
Медицина хезмәткәрләре хлор белән җиңелчә агуланганнар дип диагноз куйган.
Дүрт баланың хәле уртача авыр, тагын дүрт баланың хәле җиңелчә авыр дип табылган. Хәзер балаларның хәле тотрыклы һәм аларның хәле канәгатьләнерлек.
Йөзү бассейнының эше вакытлыча туктатылган. Гадәттән тыш хәл урынында су үрнәкләре алынган. Район хакимиятендә әлеге һәлакәтнең сәбәбен сулыкның чистарту системасында тоткарлык булуда дип аңлаттылар.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: