Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Бәрәңге салкын яратмый”

“Бәрәңге салкын яратмый”

“Бигрәк тәмле бәрәңге!”- дип җырлый безнең халык. Әйе, аннан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Шуның өчен дә яз җитүгә, күпләр бәрәңге утырту мәшәкатьләре артыннан йөри башлый.

03 апреля 2025

Икенче икмәк турында сөйләшергә редакциябезгә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиеваны чакырдык.

-Бәрәңгене җир җылылыгы 8 градуска җиткәч утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк – ул, озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония авыруы зарарларга мөмкин. Каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булгач бәрәңге утыртырга киңәш итәм. Быел җир тизрәк өлгерер кебек. Әмма иртә утыртуның бер куркынычы бар: гадәттә, май башында көннәр суытып җибәрә. Ә бу исә әйткәнемчә, бәрәңгегә зыян салырга мөмкин. Татарстан җирлегендә бәрәңгене 9 майдан соң курыкмыйча утыртырга ярый.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера