Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады – “Туганайлар”

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле күптән түгел Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестиваленнән кайтты.Бургас шәһәренә 21-25 август көннәрендә дөньяның 12 ил...


“Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады – “Туганайлар”"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле күптән түгел Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестиваленнән кайтты.







Фольклор фестивальдә милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Шуның белән ул халык күңелен яулый. Анда үз халкының мәдәни мирасын яхшы яктан күрсәтергә тырышкан хореограф, вокал, инструменталь коллективлар да чыгыш ясый.
Фестиваль, гадәттәгечә, һәрбер илнең үз халык җырулары һәм биюләре ритмында катнашучылар парадыннан башланып киткән. Шулай итеп, тамашачылар монда салмак славян көйләрен дә, Һиндстан халыкларының экзотик җырулары һәм биюләрен дә, сербларның дәртле ритмнарын һәм башка халыкларның милли мәдәниятен дә тамаша кылганнар.

Төп вакыйгалар диңгез ярларыннан җиде чакрымга сузылган Диңгез паркында урнашкан Җәйге театр сәхнәсендә узган. Театр залы үзенә 2500 тамашачыны сыйдырган.
Фестивальдә Россия данын “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле яклаган. Дөнья буенча җыелган 11 ил белән берлектә, “Бәрмәнчек” ансамбле халкыбызның бай милли мәдәниятен күрсәтеп, күпләрдә соклану хисләре уяткан.
“Татар-информ”, “Туганайлар”
Фото: tuganaylar.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: