Барыбыз да чаңгыга!
Казанда 14 февраль көнне 44 нче Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашу өчен 12 февральгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан теркәлергә кирәк. Катнашучыларга старт комплектлары 9 февральдән 13 февральгә кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендә биреләчәк. Теркәлгән вакытта шәхесне ачыклый торган документ, медицина белешмәсе һәм иминият полисы таләп ителә.
10 февраль 2026
Шәһәрнең һәр районында чаңгы ярышлары өчен мәйданчыклар түбәндәге нокталарда әзерләнә: -Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – Гаврилов урамы янында Казансу елгасы буенда.
-Вахитов һәм Идел буе районнары – Горки-Әмәт урманында.
-Киров һәм Мәскәү районнары – «Локомотив» стадионында.
-Совет районы – «Дәрвишләр» торак массивындагы Каенлыкта.
Чаңгы-биатлон комплексында профессиональ спортчылар өчен 5 һәм 10 чакрым ераклыкка исәпләнгән ярышлар оештырыла. Биредә спорт ветераннары өчен узышлар, шулай ук «Игелекле Казан» фонды тарафыннан оештырылган хәйрия ярышы үткәрелә. Бу елны беренче тапкыр «Безнең ишегалды чемпионнары» Спартакиадасы кысаларында торак комплексларда яшәүчеләр арасында эстафета форматында команда ярышлары оештырылачак. Командаларда катнашучыларның һәрберсенә 1 чакрым ара үтәргә туры киләчәк.
Калган мәйданчыкларда 2 чакрым ераклыкка каралган массакүләм ярышлар көтелә. Укучылар өчен ярышлар гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә уздырыла. “Россия чаңгы юлы” республиканың район-авылларында да узачак.
Добавить комментарий