Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Санкт-Петербургка юл тота

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Санкт-Петербургка юл тота. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.26, 27, 28 октябрь көннәрендә артистлар төньяк башкалада яшәүчеләргә һәм шәһәр...

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Санкт-Петербургка юл тота. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
26, 27, 28 октябрь көннәрендә артистлар төньяк башкалада яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына ике спектакль тәкъдим итәчәк. Әлеге сәфәр Санкт-Петербургка гастрольләр һәм Халыкара театр Олимпиадасында катнашу кысаларында узачак.
Театрның әдәби бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 26 октябрьдә Ленсовет исемендәге театрның Кече залында Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакле (режиссеры — Олег Ханов) күрсәтеләчәк.
27, 28 октябрь көннәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрында тамашачылар игътибарына Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле (режиссеры — Айрат Абушахманов) тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакль тамашачыларда зур кызыксыну уятты, аңа театр экспертлары югары бәя бирде, күп кенә театр фестивальләрендә катнашты. 2019 елда «Алтын битлек» Милли театр премиясе лауреаты булды.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: