Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Башкалада WorldSkills чемпионаты көннәрендә “Тәмле Казан" фестивале була

Быел "Тәмле Казан” фестивале һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан башкаласы мэриясенең туризмны үстерү комитеты директоры Д...

Быел "Тәмле Казан” фестивале һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан башкаласы мэриясенең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
“Әлегә без төгәл әйтә алмыйбыз, әмма WorldSkills чемпионаты кысаларында “Тәмле Казан” фестивален уздырырга планлаштырабыз", – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул фестиваль программасы әлегә расланмаган, дип өстәде. Аның турында, шулай ук чарада катнашучылар һәм үткәрү урыннары турында соңрак билгеле булачак.
"Тәмле Казан” фестивале 2015 елдан бирле оештырыла. Узган елларда ул Иске Татар бистәсендә һәм “Гаилә” үзәге янында үткәрелде, айлары төрлечә булды. Чарада милли аш-су һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Фестиваль мәйданчыгында шеф-пешекчеләр конкурслары, мастер-класслар һәм фотосессияләр узды.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: