Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Башта ярдәм ярдәм дини оешмаларга күрсәтеләчәк - Булат Бакиев

Булат Бакиев зыян күргән кертемчеләр арасында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Рус православие чиркәве барлыгын билгеләп үтте.Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фонды я...

Булат Бакиев зыян күргән кертемчеләр арасында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Рус православие чиркәве барлыгын билгеләп үтте.


Бакиев билгеләп үткәнчә, дини оешмаларга ярдәм күрсәтү зыян күргән кертемчеләргә ярдәм итү схемасын эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Аннан, әлеге категория клиентларның суммасы да зур түгел, аларны ябу тизрәк булырга мөмкин.
«Беренче ярдәм күрсәтү клиентлар категориясе итеп, без дини оешмалар һәм берләшмәләрне алдык. Аларның акчалары кешеләр ярдәм күрсәткән суммадан тупланган. Бу мөһим эшләргә күпчелек очракта суммалар гади кешеләрнең соңгы акчаларын да бирүдән җыела. Хәзер күп кенә дини оешмаларның хисаплары ябык, эшчәнлек алып бару кыен. Аннан соң, андый категориядәгеләр азчылык, җыелган акчалары да күп түгел», — дип белдерде фондны оештыручы.
«Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Рус православие чиркәве белән алдан сөйләшү булды. Зыян күргән башка дини оешмалар турында әлегә мәгълүмат юк. Якын арада без, элемтәгә керү өчен,   координаталарыбызны җиткерербез», - дип өстәде Булат Бакиев.
Фондны оештыручы сүзләре буенча, бүген ярдәм итәргә алынырдай хәйриячеләр эзләү эшләре бара. «Безнең тарафтан, ярдәм күрсәтүне сорап, республиканың эре предприятиеләренә хатлар җибәрелде. Безнең мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмас һәм фонд акчалар белән тулылана башлар, дип өметләнәбез», - диде ул.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: