Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Батырларны онытырга хакыбыз юк!”

“Батырларны онытырга хакыбыз юк!”

“Һәйкәлләрдә халык хәтере...” конкурсына яңа фотолар килде. Безгә аны Тукай районының Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова җибәрде. Авылларындагы һәйкәл турында менә нәрсәләр хәбәр итте:

29 апреля 2025

-Яңа Бүләк авыл җирлегендә урнашкан обелиск “Сугышта һәлак булганнар истәлегенә” дип атала. Ул 2021 елда эшләнде. Дөрес, авылда һәйкәл гомергә бар иде, тик монысы яңартылган, заманча. Безнең жирлектән 341 кеше сугышка киткән. Ни аяныч, 248 ир-ат яу кырында ятып калган, бары 93 генә туган якларына әйләнеп кайткан. Бик кызганыч, җирлектә инде сугыш ветераннары калмады... Ел саен зурлап

һәйкәл янында Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп узабыз. Быел аеруча зур тырышлык белән әзерләнәбез. Һәйкәл янында тиздән махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларыбызга истәлек тактасы ачылачак. Тынычлык өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера