Бәхетле нигез
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылына баргач өч буын бергә яшәүче Хисмәтуллиннар гаиләсе белән таныштык.
03 декабрь 2025
Хәмит абый җәмәгате Галиябану апа белән утыз җиде ел бергә яшиләр. Ике бала – бер кыз, бер ул үстергәннәр. Уллары Салават яннарында калган. Алисә исемле сөйкемле кызга өйләнеп, күпбалалы гаиләгә әйләнгәннәр.
Хәмит абыйның җәмәгате Галиябану Арча районыннан. Һәм Салават та Арча кызына өйләнгән. Нәтиҗәдә, килен белән каенана сүзсез дә аңлаша икән.
-Киленемә күзләр тимәсен, андыйлар сирәк,- диде өйгә кергәч Галиябану апа. – Сабыр да, уңган да, шигырьләр яза. Әле үзегезгә укып күрсәтер. Без аның шулай шигырь укыганын тыңларга яратабыз. Алисә исә каенанасының сүзләренә елмаеп куйды. Яшь киленнең шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. “Яңа исем” иҗат лабораториясендә шөгыльләнә икән. КФУның татар теле һәм информацион технологияләр бүлеген тәмамлаган. Түбән Бәрәскә урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. -Ә мин каенанам белән каенатамны мактыйм әле,- диде Алисә. – Олы кызыбызга унбер ай булганда эшкә чыктым. Әти белән әни балаларны карады. Өченче кызыбызны да яшь ярымлык чакта алып калдылар. Салават Казанга йөреп эшлим, мин дә иртүк чыгып китәм. Олы кызыбыз Сәйдә мәктәптән кайткач дәү әнисе пешергән кайнар ризыкны ашый, аннары дәү әтисе белән туйганчы сөйләшәләр. Әби-бабайлы йортта яшәү оныклар өчен бик күңелле ул.
Язманы тулысынча журналыбызның декабрь саныннан укыгыз.
Добавить комментарий