Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Белгечләр якын арада газ ягулыгына бәя артмас дип ышандыра

Быел газ ягулыгына бәя артмас дип көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин әйтте.Аның сүзләренчә, Татарстанда газ...

Быел газ ягулыгына бәя артмас дип көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин әйтте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда газ ягулыгы бер куб метрына уртача 16 сум. Ул бәяне 1 гыйнвардан арттыру инициативасы булса да, сөйләшүләр нәтиҗәсендә элекке дәрәҗәсендә калганын әйтте. "Якын арада бәя күтәрелмәчәк", - диде.
Булат Газизуллин узган елда газ ягулыгының, алдагы ел белән чагыштырганда, 2,5 сумга гына кыйбатланганын әйтте. Ул бер куб метр газның бер литр бензинга тәңгәл булганын искәртте. "Бензин артуын исәпкә алганда, бензин һәм газ бәясе арасында аерма тагы да артты", - диде һәм газ куллануның бензинга караганда күпкә отышлырак булуын белдерде.
"Без газга бәяләр үзгәрешенә карата ике еллык мораторий яклы", - ди ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: