Белгечләр телевизордагы аналоглы һәм цифрлы телетапшыруларны аера белергә өйрәтте
3 июньдә Татарстан бөтен ил белән бергә заманча цифрлы телевидениегә күчә. Һәркем телевизордан 20 федераль телеканалны цифрлы форматта бушлай карый алачак. Телевизор цифрлы телетапшыруларны кабул итсе...
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/04/tsifra-6.png)
Әгәр экранда "А" хәрефе язылган икән, бу – аналоглы телевидение.
Цифрлы телетапшыруга күчүнең берничә ысулы бар. Телевизор DVB-T2 стандартын кабул итсә, аңа антенна тоташтырырга кирәк.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/04/tsifra-7.png)
Элегрәк чыккан телевизор булып, ул әлеге стандартта эшләмәсә, аңа антенна һәм цифрлы сигналны да кабул итә торган махсус җиһаз – приставка таләп ителә. Бу приставкага антеннаны да, телевизорны да тоташтырасың.
![](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/04/tsifra-8.png)
Әгәр телевизор экранында “А” хәрефе юк икән, димәк, инде цифрлы телевидение карыйсыз. Өстәмә җиһазлар таләп ителми.
Кайнар линия телефоны 8-800-220-20-02.
"Татар-информ"
Добавить комментарий