Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Бельгия–Бразилия матчы вакытында "Казан-Арена" стадионы янындагы юллар ябыла

Бүген, 6 июльдә, футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында була. 17.00 сәгатьтән "Казан-Арена" стадионы янында машиналар хәрәкәте ябыла. Бу хакта Спо...

Бүген, 6 июльдә, футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында була. 17.00 сәгатьтән "Казан-Арена" стадионы янында машиналар хәрәкәте ябыла. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге режим төнге бергә кадәр гамәлдә булачак.
Тамашачылар стадионга уен башланырга өч сәгать алдан, 18.00 сәгатьтә үк керә ала. Оештыручылар матчка иртәрәк килергә киңәш итә. Җанатарларны контроль-үткәрү пунктларында җентекләп тикшерәчәкләр.
Уенны тамаша кылу өчен үзең белән билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш. Матч узган көнне стадионда билет сатып алып булмый. Казанда билет сату үзәге Кремль яр буе, 5нче йорт адресы буенча урнашкан.

 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: