Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Биләрдә «Сәләт» уку-укыту форумы старт алды

Биләрдә, Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориисендә, XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Ремесла/Junior skills) ачылыш тантанасы узды.Ф...

Биләрдә, Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориисендә, XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Ремесла/Junior skills) ачылыш тантанасы узды.
Форумның беренче сменасы укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланган. Бу көннәрдә экология, IT һәм робототехника буенча остаханәләр узачак.
Сменада катнашучылар - фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр һәм иҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Сәләтнең «Сәләт–Болгар-Туган тел» профильле сменасына сайлап алуны үткән балалар.

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: