Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсе «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылачак

7-нче ноябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылачак.Экспозиция берничә тематик бүлекне үз эченә алачак. Үзәк...

7-нче ноябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылачак.
Экспозиция берничә тематик бүлекне үз эченә алачак. Үзәк залларында Бөек Екатерина һәм император гаиләсенең башка әгъзаларының мемориаль әйберләре: костюмнар, балалар уенчыклары, асылташлар, корал, мебель предметлары, камейлар, фарфор сервизлар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең икенче өлеше экспонатлары Екатерина II патшалык иткән чордагы төп вакыйгалар, һөнәрчелек һәм сәнгать үсеше, үзенә буйсынганнарны агартуга юнәлтелгән императрица реформалары турында сөйли, дип хәбәр итә «Эрмитаж-Казан» үзәге матбугат хезмәте. Экспозициянең бер бүлеге Пугачев бунты турында булачак.
Күргәзмә киң белем бирү программасы белән бергә үрелеп барачак. Эрмитаж көннәре кысаларында Казанда күргәзмә кураторы Наталья Бахарева Бөек Екатерина турында лекцияләр циклын укыячак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары күргәзмәне 2021 елның 11-нче апреленә кадәр күрә алачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: