Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Бөек Ватан сугышы музеена һәм ТР Милли китапханәсенә уникаль басма тапшырылды

Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына һәм ТР Милли китапханәсенә «Россия картасында геройлар исемнәре» уникаль басмасы тапшырылды. Ул Татарстан Росреестры тарафыннан Геодезия, картография һәм киңлек мәг...

Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына һәм ТР Милли китапханәсенә «Россия картасында геройлар исемнәре» уникаль басмасы тапшырылды. Ул Татарстан Росреестры тарафыннан Геодезия, картография һәм киңлек мәгълүматларының инфраструктурасы үзәге белән берлектә Җиңү еллыгына әзерләнгән.
Сирәк китап битләрендә РФ Хөкүмәте карары белән төрле географик объектлар (таулар, утраулар, кечкенә култыклар, тау сыртлары, борын һ. б.) исемнәре белән аталган Бөек Ватан сугышы геройлары һәм замандаш-каһарманнар турында сөйләнә. Җыентыкка 38 легендар шәхеснең биографиясе кергән. Аларның исемнәре гражданнар, җәмәгать оешмалары, хакимият органнары тарафыннан тәкъдим ителде. Һәр биттә географик объект күрсәтелгән карта һәм геройның биографиясе урнаштырылган.
Басманың үзенчәлеге 38 герой арасында Татарстанда туып үскән Лаеш районы кешесе Воронов Рустик Борисовичның булуы. Инде 17 яшендә ул ирекле рәвештә Кызыл армиягә керә һәм Ерак Көнчыгышка юнәлә, анда Япония сугышында катнаша, Куриль утрауларын азат итү буенча махсус биремнәр үти. 2018 елда аның исме белән Охота диңгезендәге утраудагы борын исемен атыйлар. Китапның бер нөсхәсе геройның туган ягына Лаеш районы китапханәсенә тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә басма тарихи үткәннәр һәм илнең бүгенгесе белән кызыксынучы укучыларга мөмкин булачак, дип ышандырдылар.
 
 KZN.RU

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: