Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
Мостафа әль-Буга атна дәвамында Болгарда һәм Казанда лекцияләр укыячак.Татарстанга Болгар ислам академиясенә лекцияләр укырга чакырылган беренче профессор килде. Бу хакта Facebookтагы битендә уку йорт...
Мостафа әль-Буга атна дәвамында Болгарда һәм Казанда лекцияләр укыячак.
Болгар ислам академиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, Мостафа әль-Буга атна дәвамында Болгарда һәм Казанда лекцияләр укыячак. Сириядән килгән галим ислам хокукы өлкәсендә белгеч, шәригать фәннәре докторы.
Искәртеп үтик, Болгар ислам академиясендә беренче уку елы быел, 2017 елның 4 сентябрендә башланды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында интервьюда Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, югары уку йортында чит илләрдән килгән өч укытучы даими эшләячәк, калган унлап белгеч лекцияләр укырга киләчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий