Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Болгар ислам академиясендә 40-45 студент укый башлаячак

4 нче сентябрьдә Болгар ислам академиясе ачылачак. Бу  дөньякүләм вакыйга турында бүген сүз Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә барды.Россия ислам институты ректоры, ТР мөфтиенең мәгариф буенча ур...

4 нче сентябрьдә Болгар ислам академиясе ачылачак. Бу  дөньякүләм вакыйга турында бүген сүз Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә барды.
Россия ислам институты ректоры, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия масштабларында моның әһәмиятле вакыйга, Россиядә ислам белеме системасында яңа күренеш булуын билгеләп узды. “Моңа таба озак юл үттек. 80 нче елларда мәдрәсәләр ачылды, 90 нчы еллар азагында югары ку йортлары барлыкка килде. Безнең студентларны чит илләргә җибәрү проблемасы актуаль булды: дини белем алырга кирәк, әмма алар аннан кем булып кайталар?! Бу гади сорау түгел иде. 80-90 елларда бу мәсьәлә контрольдән чыкты, рәсми дини уку йортларында гына түгел, шикле оешмаларда белем алып кайтучылар булды. Нәтиҗәдә, мөселманнар өчен традицион булмаган белемнәрне тарату кебек проблемалар туды. Зур мөселман уку йортларын ачу идеясе тәмам өлгерде, һәм без мөселман белеменең югары формасын ачарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Фән магистрлары һәм докторларын үзебездә әзерләү кирәк иде. Болгар академиясендә шушы бурычлар куела”, - дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Академия ректоры 4 нче сентябрь көнне "Бөек ефәк юлының рухи өлеше" темасына халыкара дини лидерлар конференциясе дә узачагын билгеләп узды.” Бөек ефәк юлы – дөнья цивилизациясендә зур адым. Бүген бу бик мөһим, чөнки без мөселман җәмәгатьчелегендә интеграция проблемалары турында сөйлибез. Консолидация, толерантлык проблемалары да бар. Конференция кысаларында бу мәсьәләләрне күтәрергә кирәк”, - дип ул конференциядә БДБ һәм чит илләрдән танылган мөселман дин әһелләре күп булачагын әйтте.
Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясендә 2017 елның сентябреннән якынча 40-45 кеше гыйлем эсти башлаячагын белдерде. “Болгар ислам академиясендә бары тик фән магистрлары һәм докторларын әзерләячәкбез. Анда инде мөселман дин белеме булганнар гына килә дигән сүз. Алар лингвистлар яки ислам белгечләре булырга мөмкин, ләкин аларның бакалавр дипломы булырга һәм гарәп телен белүе шарт, чөнки күп кенә дәресләр гарәп телендә булачак”, - диде ул.
Уку процессын оештыруга килгәндә, ректор четерекле бәхәсләр күп булуын искәртте. “Янәсе, укытырга тагын гарәпләрне чакыралар, алар нәрсәгә өйрәтә алалар, дигән сораулар булды. Алар урынлыдыр да, чөнки без концепциясе ягыннан Болгар ислам академиясеннән нәрсә көтүебезне аңларга тиешбез. Болгар ислам академиясендә тирән традицион ислам белеме биреләчәк. Әлбәттә, классик ислам белеме белән нишләрләр, дигән сорау да бар. Ул проблема 19 нчы гасырда да бар иде. Үзәк Россиядә, мөселман дөньясында зур уку йортлары күп булып, анда тирән ислам белеме алдылар. Аннары җәдиди мәдрәсәләр барлыкка килде. Тагын бер проблема – тирән ислам белеме алып, аны күп конфессияле җәмгыятьтә файдалану. Дөрес белемне бирергә кирәк, шул ук вакытта бу белемнәрне куллану коралын да бирергә тиешбез. Бу мөһим бурыч”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Гарәп иленнән мөгаллимнәр булу мәсьәләсенә ректор тыныч карарга киңәш итте. “Журналистларда “гарәпләр артта калган” дигән күзаллау булырга тиеш түгел”, - дип ул гарәпләрнең дә алдынгы карашлы булуына ишарәләде. Академиягә мастер-класслар бирү өчен дини тәгълиматчылар, фәлсәфәчеләр чакырылачагын әйтте. “Тирән ислам белеме һәм белемнәрне куллану коралларын шушы академия бирәчәк дип ышаныйк”, - ди ул. Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, кайберәүләр урта гасыр ислам белеме ник кирәк, дип тә әйтә, әмма исламда бу белем – фундаменталь белем. “Мөселман өммәтендә абруй казаныр өчен, белгечнең тирән ислам белеме булырга тиеш. Ислам белеме дигәндә, урта гасырныкы яки урта гасырныкы түгел дип бүлмибез”, - ди ул.
“Без лицензияне август башында гына алдык, шуңа күрә төрле төбәкләрдән киң колачлы кабул итүне тормышка ашыра алмадык. Быел Кырым белән эшли алмадык, киләсе елга Кырымнан да студентлар булыр дип ышанабыз. Быел Мәскәү, Кавказ, Дагыстаннан вәкилләр булачак. 40 лап студентның 25е магистр, 15 е фән докторы булачак”, - дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: