Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Болгар ислам академиясендә икеләтелгән дипломнар программасын кертергә уйлыйлар

Болгар ислам академиясендә икеләтелгән дипломнар программасын кертергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га академия президенты Камил Исхаков хәбәр итте.«Хәзер без, белгечләрне бергә әзерләү буенча, дө...

Болгар ислам академиясендә икеләтелгән дипломнар программасын кертергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га академия президенты Камил Исхаков хәбәр итте.
«Хәзер без, белгечләрне бергә әзерләү буенча, дөньяда, ислам дөньясында югары рейтингка ия булган халыкара югары уку йортлары белән килешү төзиячәкбез, – дип сөйләде Исхаков. – Студентларда чит илгә барып белем алу теләге булмасын өчен, без аларның дипломнарын биредә үк тапшырачакбыз».
Югары уку йорты президенты сүзләренчә, тиздән әлеге тема буенча сөйләшергә академиягә Марокко университеты вәкилләре киләчәк.
«Без Марокконы болай гына сайламадык. Алар хәнәфи мәзхәбе буенча укыта, алар һәм сүриялеләр безгә күбрәк туры килә», – дип белдерде Исхаков.
«Татар-информ»
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: