Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Болгар ислам академиясендә Мәрҗанинең 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар

Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Тарих әлвафаяти әслаф» дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Ис...

Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Тарих әлвафаяти әслаф» дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Исхаков хәбәр итте.
Текстны цифрлаштыру эше Австриянең Инсбрук шәһәре белгечләре белән берлектә алып барыла.
Болгар ислам академиясе - үз эшчәнлеген 2017 елның сентябрендә Россия җитәкчелеге ярдәмендә башлап җибәргән федераль проект. Уку йорты ислам дин белеме мәктәбен яңадан торгызу һәм мөселман галимнәре әзерләү максатыннан оештырылган.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: