Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Болгарда узган көрәш ярышлары җиңүчеләренең тулы исемлеге

Болгарда узган көрәш ярышлары җиңүчеләренең тулы исемлеге

Россиянең көрәш федерациясе быел беренче тапкыр Изге Болгар җыенында илкүләм көрәш ярышлары оештырды. Болгарда ярышның ярымфиналы һәм финалы үтте. Җиңүчеләр исемлегендә барысы да Татарстан егетләре бу...

15 июня 2019

Россиянең көрәш федерациясе быел беренче тапкыр Изге Болгар җыенында илкүләм көрәш ярышлары оештырды. Болгарда ярышның ярымфиналы һәм финалы үтте. Җиңүчеләр исемлегендә барысы да Татарстан егетләре булды.
Көрәш өч үлчәү авырлыгында барды - 70, 90 һәм 90 килограммнан югарыраклар. Ярымфиналны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды.
Җиңү яулаган көрәшчеләр спорт остасы исеменә дәгъва итә алачак, диде ул. Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырырга планлаштыра.
70 килограмм үлчәү категориясендә: 1нче урында - Ислам Фәләхов, 2нче урында - Илнар Муллахмәтов, 3нче урында - Илназ Насыйбуллин.
90 килограммгача авырлыкта: 1нче урында - Булат Әхмәдиев, 2нче урында - Илмир Төхвәтуллин, 3нче урында - Антон Кузников.
90 килограммнан авыррак көрәшчеләрдән 1нче урында - Лениз Абдуллин, 2нче урында - Дамир Әдиятуллин, 3нче урында - Сергей Сидорин.
Татар-информ

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: