Болгарда «Изге Болгар җыены» узды
Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» узды. Бу чарада быел Россиянең 72 төбәгеннән килгән 1200 дин әһеле катнашты.«Безнең алда күп эшләр бар. Киләсе елда Россия күләмендә бик күп чаралар булачак. Идел бу...
Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» узды. Бу чарада быел Россиянең 72 төбәгеннән килгән 1200 дин әһеле катнашты.
«Безнең алда күп эшләр бар. Киләсе елда Россия күләмендә бик күп чаралар булачак. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез», — дип сөйләде чараның ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин оештыру эшләренең башлануын әйтте. «Безнең максат — бу чарага катнашы булган һәркем безнең эшнең нәтиҗәсен күрсен иде. Бу бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам», — дип әйтте Марат Хөснуллин.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итүнең зур тарихи вакыйга булуын ассызыклады.
«Соңгы ун елда Болгарда тарихи урыннарны торгызу өчен күп эш эшләнде. Бүгенге көндә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итү — искиткеч тарихи вакыйга. Без аны киләсе елда зурлап бәйрәм итәчәкбез», — диде Минтимер Шәймиев.
Добавить комментарий