Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Борһанов Казанда WorldSkills Russia-2018 финалы катнашучыларын сайлап алу ярышларын ачты

Казанда ТР премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында VI «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia - 2018 Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларны сайлап алу яры...

Казанда ТР премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында VI «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia - 2018 Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларны сайлап алу ярышларын ачу тантанасы булды. Чара Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында узды.
Открытие соревнований по Ворлдскиллс
«Бәйгедә яшүсмерләр дә, өлкәнрәк категориягә караган вәкилләр дә тәкъдим ителгән. Әлеге чараны үзебезнең республикада, аның башкаласында кабул итәбез һәм моңа куанмый мөмкин түгел. Алар Татарстанда алгарыш этәргечләре булып тора», - дип белдерде Рафис Борһанов сәламләү чыгышында.
«Безгә ТР Президенты да, "Яшь профессионаллар" ("Ворлдскиллс Россия") берлеге дә ярдәм күрсәтте», - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.
Открытие соревнований по Ворлдскиллс
«Бу хәрәкәт безгә нәрсә бирә? Без дөньяның иң яхшы стандартларын үз күзләребез белән күрә, үзебезнең белем бирү стандартларын аларныкы белән чагыштырып карый алабыз. Безнең максат – көндәшлеккә сәләтле булу», - дип сүзен йомгаклады министр.
Открытие соревнований по Ворлдскиллс

 
«Татар-информ»
Фото: Александр Эшкинин

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: