2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның - 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.
БТКның контроль-ревизия комиссиясе рәисе, Әстерхан өлкәсендә шәхси эшмәкәр Әнвәр Алмаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, төбәктә тел өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Шулай ук татар теле укытучылары да җитми, ди делегат.

“Бөтендөнья татар конгрессы Минтимер Шәймиев салган юлдан бара. Заманында нәкъ менә ул безне -читтә яшәүче татарларны берләштергән иде. Без тел, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау өлкәсендә генә эшләмичә, яшьләрне җәлеп итү, хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Быел бик матур гына Сабан туен үткәрдек. Барысы да милли чараны үткәрү буенча, бу - мастер-класс булды, дип, бездән канәгать калды”,- ди ул.
“Тик чишеләсе мәсьәләләр дә юк түгел, - ди Әнвәр Алмаев. - Безнең төбәктә татар телен өйрәтергә укытучылар җитми. Кадрлар барысын да хәл итә, дигән гыйбарә бу очракта безгә бик тә туры килә. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телне өйрәтү буенча программа эшләнелсә, татар телен өйрәтүче укытучылар әзерләнсә, бик яхшы булыр иде. Съездда бәлки ул мәсьәләләр дә күтәрелер, дип өметләнәм”.
“Татар-информ”
Добавить комментарий