Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре яңа социаль программалар булдыру өчен ориентир булачак

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре яңа социаль программалар булдыру өчен ориентир булачак. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.«Алдагы халык санын алу 10 ел элек, 2010 елда булды. Ун ел эчендә ил си...

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре яңа социаль программалар булдыру өчен ориентир булачак. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.
«Алдагы халык санын алу 10 ел элек, 2010 елда булды. Ун ел эчендә ил сизелерлек үзгәрде. 2021 елгы халык санын алу йорт хуҗалыклары саны, аларның структурасы һәм гаиләләрнең тормыш шартлары, белем дәрәҗәсе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә ана капиталын кертү турында карар кабул ителде», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Халык санын алу Россиянең шәһәрләре һәм авылларының социаль үсешен төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк,чөнки халыкның ихтыяҗларына нигезләнеп, халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру җиңелрәк. Халык санын алу нәтиҗәләре студентларга, яшь гаиләләргә, уку йортларын тәмамлаган белгечләргә нинди социаль ярдәм кирәклеген күрсәтәчәк, торак һәм мөһим социаль объектлар төзелешен төгәл планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы һәм кулланыла торган телләр турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки халык санын алу битләрендә этнолингвистик сораулар дә бар.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-10-2021/tatarstanstat-2021-elgy-halyk-sanyn-alu-n-ti-l-re-buencha-ya-a-sotsprogrammalar-eshl-n-5841517

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: