
Бу яшьтә юбилей дип йөрмиләр...
Бүген редакциябезгә Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров килде. Һәм бер мизгел эчендә барыбызның да кәефен күтәрде. Ул белгән мәзәк сүз, нәфис сүз... сәгатьләр буе туктамый сөйли ала.
14 июля 2025
Рәшит Сабировка узган атнада 70 яшь тулды. Гомер бәйрәмен туган ягы – Яшел Үзән районы Бәчек авылында каршы алган. -Бу яшьтә хәзер зурдан кубып юбилей дип йөрү көлке дә,- диде Рәшит абый. – Алай да көзгә дә артистларны җыеп, бер матур концерт оештырасы килә, насыйп булсын. Кәефкә килгәндә, шөкер итәм. Казан белән Бәчек арасында йөреп торам. Концертларга чакырсалар чыгыш ясарга теләп барам. Мин бик бәхетле, чөнки кырык елдан артык Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйдым. Шуның егерме елдан артыгын Әлфия Авзалова белән эшләдем. Илһам ага Шакиров белән дә эшләү насыйп булды... Рәшит Сабиров белән эчкерсез әңгәмәне журналыбызның август саныннан укый алачаксыз.
Добавить комментарий