Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Буада Батырлык ордены белән бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары белән баннерлар куелды

Буаның үзәк урамнарында Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары белән баннерлар сериясе барлыкка килде. Район башлыгы Ранис Камартдиновка әлеге тәкъдим белән җирле активистлар мөрәҗәгать итте, ул идеяне хуплады. Бу хакта Буа муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без һәр портретны кую буенча хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре белән килештердек. Мондый үрнәкләр яшь буынга якташларының чын Герой булуларын аңласыннар өчен кирәк. Без Ватанны сагында торган Буа егетләре белән горурланабыз», - диде Ранис Камартдинов.

Хәзерге вакытта өч баннер урнаштырылган. Өлкән лейтенант Вадим Журавлев ике Батырлык ордены белән билгеләнгән, махсус операциядә беренче көннәреннән үк. Казан танк училищесын тәмамлаган егет взвод белән җитәкчелек итә. Вадим Журавлев махсус хәрби операция зонасында яралана, әмма дәваланудан соң яңадан махсус операциягә китә.

Гвардия ефрейторы Алмаз Баһаветдинов Батырлык орденын махсус операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм патриотлыгы өчен алды. Махсус хәрби операция зонасына ул шулай ук беренче көннәрдән үк китте, контракт имзаларга хәрбигәң әнисе тәкъдим итте, һәм ул уйлап та тормыйча риза булды.

Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Михаил Афанасьев та бар. Михаил Афанасьев батырларча 2022 елның мартында һәлак булды. Ул тәмамлаган мәктәптә истәлек тактасы урнаштырганнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/buada-batyrlyk-ordeny-belan-bulaklangan-xarbilarnen-fotolary-belan-bannerlar-kueldy-5874136

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: