Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Буада булдык әле...

Буада булдык әле...

Кичә редакциябез белән Буа районында булдык. Шәһәрнең үзе, авыллары белән таныштык.

29 января 2025

Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан, Чуаш Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның Апас, Чүпрәле, Тәтеш районнары белән чиктәш төбәк ул. 

Буалылар җыелган ашлыкның күләме буенча республикада беренче урында. Бу – узган елгы нәтиҗәләр. Хәер, алдагы елларда да җирле игенчеләр сынатмады, биредә иген уңышы гел яхшы.
Буаның дәүләт статусы алган театры, промышленность паркы, заводлары, дәрәҗәле һөнәри уку йортлары, мәктәпләре бар. Без менә шуларның күбесендә булып, җирле халык белән аралашып кайттык.

Буа районы турында зур репортаж журналыбызның февраль санында чыгачак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: