Буада матурлык һәм талант бәйгесе узды
Студентлар һәм Татьяна көнендә Буа ветеринария техникумында матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу турыда Буа районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Бәйгедә 6 егет һәм кыз уку йортының “Мистер БВТ-2018”, “Ми...
Бәйгедә 6 егет һәм кыз уку йортының “Мистер БВТ-2018”, “Мисс БВТ-2018” исеме өчен көрәшкән.
"Катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, аннары иҗади чыгыш ясадылар, соңыннан матур киемнән дефилега чыктылар", дип язылган әлеге хәбәрдә.
Жюри әъзалары, барлык номерларны карагач, ветеринария техникумының миссы итеп Эльмира Җәләлетдинованы, мистеры итеп Илгиз Мөхәммәтҗановны сайлаган. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган.
"Татар-информ"
Добавить комментарий