Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Буалылар язгы кыр эшләренә керешкән!

Буалылар язгы кыр эшләренә керешкән!

Республикада 17 марттан 21 мартка кадәр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү комиссиясе эшли. Алар һәр районда булып, хуҗалыкларны тикшерәчәкләр.

18 марта 2025

Агымдагы сезонда техниканы ремонтлау өчен 6 млрд сум акча кирәк булган. Узган ел белән чагыштырганда чыгымнар 400 миллион сумга арткан. Моның сәбәбе бик гади: техникага запас частьләр өчен бәяләр югары, өстәвенә машина-трактор парклары да тузган.

Буа районы яңа рекорд куйган: 11 мартта республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкәннәр. Әйе, биредә һәрвакыт җирләр тизрәк өлгерә. Ләкин быелгы кебек 11 мартта кырга чыкканнары булмаган.
-Бездә кар юк,- диде Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов. – Көзге бодай, күпьеллык үләннәргә ашлама белән тукландыра башладык. Быел кыш та җылы килде, яз да иртәрәк килер кебек. Шуның өчен үсемлекләр буйга киткәнче, туклыклы матдәләр кертеп калырга кирәк. Инде хәзер бер генә теләк – бик салкыннар гына булмасын. Юкса кардан ачылган иген, үләннәрнең һәлак булуы бар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера