23 октябрьдә парламент утырышында 2020 елга Татарстан бюджеты проекты карала
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә узачак. Анда беренче укылышта «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турында»гы закон проекты...
Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, бу утырышка 19 мәсьәлә кертелә, шул исәптән биш федераль закон проекты.
«Гадәттәгечә октябрь - киләсе елга Татарстан бюджетлары һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды турындагы закон проектларын беренче укылышта карау ае. Әлеге закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелде һәм барлык комитетлар утырышларында, зона киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында җентекләп каралды», – дип сөйләде ул.
Беренче укылышта шулай ук Татарстан Экология кодексына һәм «Татарстан Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында», «Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында», «Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында», «Татарстан Конституция суды турында», «Татарстан җәмәгать судьялары турында»гы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.
Көн тәртибенә «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты икенче укылышта фикер алышу өчен кертелгән.
"Татар-информ"
Добавить комментарий