Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бүген бездә иртәдән үк кунаклар булды

Бик ерактан – Азнакай районының Тымытык авылыннан килде алар. Картаны ачып карасаң ике Тымытык авылы күрергә була. Икесе дә Ык елгасы буенда җәелеп утырган. Картаны зурайтыбрак карагач, аңлашыла: авылларның берсе – Татарстанга, икенчесе Башкортстан Республикасына карый. Ык елгасы өстенә салынган бер бәләкәй күпер аерып тора үзләрен. Күрше авыл халкы гомергә дус яшәгән.

Үзебезнең Татарстан Тымытыгы 1937-1958 елларда район үзәге булып торган. Бердәнбер урта мәктәп тә биредә эшләгән. 1958 елда Тымытык районы бетерелеп, авылны Азнакай районына кушалар. Шуңа да карамастан, ул элеккечə зур авыл булып кала. Бүген анда 1197 кеше яши, 737 хуҗалык бар. Районның иң зур саласы ул.

-Казанга килгәч “Татарстан” журналына, дусларыбыз янына да керик,- диде Люция Шайгарданова. – Редакция бастырган “Авыл” китабында безнең Тымытык турында да язма бар. Менә шул китапны кулга төшерәсе килде. Люция Шайгарданова Тымытык авылының “Бал кортлары” волонтёрлары җитәкчесе. Бер төркем авыл апалары белән МХО зонасына нәрсә генә әзерләмиләр. Люция Шайгарданова үзе дә оста тегүче: эш бияләеннән башлап, әллә нинди затлы күлмәкләр, ирләр костюмына кадәр тегә, курчаклар ясый. Һәм чигә дә. Әле тагын бер шөгыле бар – тукымадан шәҗәрәләр ясый.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера