Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бүген язның беренче көне, котлы булсын! Хәере белән озын, карлы кышны да озаттык.

Матур, имин язлар килсен. Әйе, әле яз кояшы күренми, әмма җылы көннәргә күп калмады инде. Ә язның беренче билгеләре – кара каргалар килгән дә. Димәк тиздән, бик тиздән бар җиһан кышкы йокыдан уяначак... Дуслар, кәеф өчен сезгә язгы шигырьләр тәкъдим итәбез.

Мартта

- Кар, кар! – кычкыра карга, –
Күп яттың, кар, кит, җитәр, – ди.
Бабай әйтә:
– Бу дөрес, – ди. –
Карга килгәч, кар китәр, – ди.

(Шәүкәт Галиев)

Март аенда

Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Песи чыккан урамга
Аяклары туңса да.

(Әминә Бикчәнтәева)

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера