Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне.
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән ашыгып, ел саен шулай сөендереп килә ул.
Әйе, бүген хатын-кызларыбызның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, аны якты һәм җылы итә, карьера да ясый. Һәм шушы мең төрле мәшәкатьләрдән арынып, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибарын тоеп, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын. Сәламәт булыгыз!
И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,
Керфекләрең – ярымай,
Кыйгач кашың – кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син – кояшы, син – чәчкәсе,
Син – бизәге җиремнең!
Син – сагышы, син – балкышы
Һәм – син моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер – тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле – кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында – йомшак песи,
Кайчагында – керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син – тыныч күл,
Кайчагында – җил-давыл.
Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син – тормышның чишмәсе!
(Наил Касыймов)
Добавить комментарий