Бүген Иран Ислам Республикасының Казандагы консуллыгы бинасы янында АКШ һәм Израиль һөҗүменнән һәлак булган аятолла Али Хаменеиның,
аның гаилә әгъзаларының, шулай ук җирле халыкның фаҗигале үлеме сәбәпле, кайгы митинг узды. Матәм чарасында Татарстан җитәкчеләре, төрле илләрнең консуллары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар килде.
04 март 2026
-Сезнең илгә АКШ белән Израиль тарафыннан кылынган золымны берни белән дә аклап булмый,- диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Иран халкы рухи юлбашчысын югалтты. Чын җитәкче буларак, ул ахырга кадәр явызлык һәм гаделсезлек басымы белән көрәште. Ул үз халкын һәм дәүләтен яклап җан бирде. Я Раббым, Җир йөзендә тынычлык һәм гаделлек урнаштыр, җәберләнүчеләрне якла һәм залимнәргә Үзеңнең җәзаңны бир.
Иран халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән матәм чарасында катнашучылар үз сүзләрен Кайгы уртаклашу китабына язып калдырды.
Добавить комментарий