
Бүген шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең туган көне
Мин табышмак чишәмЯралганмын кара туфрагымнан,Идел-судан, халык җырларыннан,Ак яулыклы татар карчыгыныңЯргаланып беткән кулларыннан.Яралганмын әнкәм көлтә итепБәйләр өчен җыйган учмалардан,Көлтәләрдән...
13 октября 2016

Мин табышмак чишәм
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.
Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан,
Диварларга нигез булып яткан
Истәлекле кабер ташларыннан.
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп, әнкәм мине тапкан.
Тапкан, табышмакка җавап итеп,—
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» —
Еллар минем аяк-кулны чишкән;
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен»
Туган халкым сөйләр телне чишкән.
...Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
Үз алдыма табышмаклар куйган.
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыг чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
...Мин табышмак чишәм нәселемә.
Шагыйрь
Ул, менмәкче булып биеклеккә,
Яңгыр җебенә дә асылына, —
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.
Ә тирәлек гадәттәге сыман,
Сулар һава җитми,
Шундый бөркү...
Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
Ул күкрәген каерып
Ача беркөн.
Әрнүләре-газаплары белән
Кешелеккә үзенең җанын ача,
Әнә шулай атлап китә җирдән,
Горур атлап бара, ахыргача.
Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары...
Ул дөньяның асылын ачмак була,
Ә асылы аның — кеше җаны —
Аның җаны!
Соңгы чиктә
Ахыргача!
Ахыргача барам.
Үз язмышым үз язмышын табар.
Бал кортлары әнә соңгы чиктә
Канатлары тузып капланалар.
Ахыргача!
Ахыргача барам.
Җырланмаган җырым кирәк әле.
Былбыллар да әнә соңгы чиктә
Туктап кала, ярылып йөрәкләре.
Ахыргача!
Ахыргача барам –
Юк, калмады көчне саклар чама,
Чорлар аша хәбәр китерергә
Янып егылачак атлар чаба.
Яңа гасыр әнә капка ача –
Ахыргача барам,
Ахыргача!
Якынаям
Җиргә тарта печән өсләрендә,
Покос-покос көннәр исләремдә -
Вакыт җыйды,
Вакыт күбәләде... -
Күккә җитте вакыт күбәләре.
Җиргә тарта урак өсләрендә ,
Көлтә-көлтә
Өннәр төшләремдә -
Вакыт сукты,
Вакыт җилгәрде, һәй!
Алтын көшел - алтын көннәремдәй.
Җиргә бассам әгәр,
Курпы, камыл
Аяк табанымнан мине таныр, -
Якынлыгым килә әнә каян! -
Һәр көн саен җиргә якынаям....
Добавить комментарий