Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.16 сентябрьдә узган рес...

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.
«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», — диде Республика Парламенты Секретаре Лилия Маврина.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: