
Бүләк әзерләдегезме?
Сабантуйларга әзерлек бара. Бу атнада күп авылларда сөлге җыя башлаганнар. Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында да бу борынгы йоланы яңартканнар. Олы Тәрбит авылы китапханәчесе, “Тәңкәләр” фольклор коллективы җитәкчесе Инна Драндрова безгә әнә шундый фотолар җибәрде.
29 мая 2025
-Ел саен китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга сөлге, бүләк җыярга чыга,- диде Инна Драндрова. – Башта бу турыда авыл халкын кисәтәбез. Алар бүләкләрен әзерләп көтеп тора. Кайберәүләр коймаклар пешереп, чәйләр куеп каршы ала. Бик күңелле: җырлыйбыз, биибез…
Һәр якның үз гадәтләре, үз йолалары бар. Бүләк җыюны да төрле якта төрлечә әйтәләр. Күп җирдә ул “сөрән салу” буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Балтачта исә “әрәпә җыялар”.
Дуслар, ә сезнең якта сөлге җыюны ничек дип атыйлар? Кызыклы фото, видеолар көтеп калабыз.
Добавить комментарий