Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Булат Бакиев: «Бизнеста югалтуларны мөмкин кадәр киметү өчен, яңача элемтәләр булдырабыз»

"Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фондын" оештыручы банк кредиторларының реестрын формалаштыруда актив катнашырга җыенуын җиткерде."Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фонды"нда к...

"Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фондын" оештыручы банк кредиторларының реестрын формалаштыруда актив катнашырга җыенуын җиткерде.


Бу эш эшмәкәрләр булган кредиторларның мәнфәгатен яклап, акчаларын мөмкин кадәр күбрәк күләмдә кайтарып ала алсыннар өчен эшләнә.
Шуның белән бергә, Бакиев аның тәкъдиме белән төзелгән фондның өстенлекләре барлыгын билгеләп үтте. «Фонд физик затлар тарафыннан төзелгәнгә, ул маневрлырак, җитди чикләүләре юк», — дип сөйләде Бакиев. Шунлыктан оешма, уңышлы гына эшләп китә алган очракта, зыян күрүчеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтә алачак.
Хәзерге вакытта фондны тулыландырыдай оешма эзләү эше бара. «Без бизнеста югалтуларны мөмкин кадәр киметү өчен оешмалар белән элемтә булдырачакбыз», дип белдерә Бакиев.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: