Быел балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән старт алачак
Быел балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1-нче апрельдән старт алачак. Бу РФ Мәгариф министрлыгының яңа боерыгы үз көченә керүгә бәйле, анда шул исәптән гаризалар бирү сроклары да үзгәртел...
Элегрәк кабул итү кампаниясе 1-нче февральдән үк эшли башлаган. Үз көченә кергән документ нигезендә, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче сыйныфка керү хокукы булган балаларны кабул итү өчен гаризаларны 2021 елның 1-нче апреленнән 30-нчы июненә кадәр тапшырырга мөмкин. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче һәм буш урыннарга алынучы балаларны кабул итү өчен гаризалар 2021 елның 6-нчы июленнән 5-нче сентябренә кадәр тапшырылачак.
«Бүгенге көндә барлык кирәкле документлар да яңа боерык белән туры китерелә. 2021 елның мартында, ата-аналардан гаризалар кабул ителә башлаганчы, Мәгариф идарәсе киң мәгълүмати кампания уздырачак һәм мәктәпләргә кабул итүнең яңа кагыйдәләрен аңлатачак», – дип хәбәр итте И.Ризванов. Казан Мэры Илсур Метшин булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә үзгәрешләр турындагы бөтен мәгълүматларны максималь рәвештә җиткерүне йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдә парта артына тәүге тапкыр 18 мең 976 укучы утырды. Ел саен шәһәрдә беренче сыйныф укучыларының саны якынча 1,5-2 меңгә арта, һәм яңа уку елына 20 меңнән артык укучы көтелә.
Бүгенгә Татарстан башкаласында 166 муниципаль мәктәп эшли.
KZN.RU
Добавить комментарий